+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Толбазы дәваханәсенә электрохирургия аппараты кайтты

«Элепс» электрохирургия аппараты «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Толбазы үзәк район дәваханәсенә тапшырылды. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.  

Толбазы дәваханәсенә электрохирургия аппараты кайттыТолбазы дәваханәсенә электрохирургия аппараты кайтты
Толбазы дәваханәсенә электрохирургия аппараты кайтты

Яңа җиһаз йомшак тукымаларны кисү һәм кан китүне туктату өчен кулланыла. Аппарат үзе югары ешлыклы дулкыннар һәм ионлаштырылган газ чыгара, шуның исәбенә күзәнәкләр җимерелә.

„Яңа электрохирургия аппараты хирургларның көндәлек тәҗрибәсендә, бигрәк тә тире һәм тире астындагы майлы күзәнәкләрнең яңа шешләрен бетергәндә бик кирәкле",-дип билгели дәваханәнең баш табибы Роберт Иштуков.

«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты — халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас