+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада "Русия сулары" экологик акциясе узды

Уфа шәһәренең Агыйдел елгасы ярында, " Водник" стадионы районында "Экология" гомумдәүләт проектының "Уникаль су объектларын саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Русия сулары" экологик акциясе узды.

Уфада "Русия сулары" экологик акциясе уздыУфада "Русия сулары" экологик акциясе узды
Уфада "Русия сулары" экологик акциясе узды
Яр буе территориясен 700дән артык волонтер чистартты, алар 800 капчык чүп-чар җыйды. Башкортстанда акциягә барлыгы 4000нән артык ирекле ярдәмче кушылган.

- Мондый акцияләр халыкның иҗтимагый активлыгын һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә ярдәм итә. Көчләрне берләштереп, су объектлары ярларын чүп-чардан чистартырга һәм әйләнә-тирә мохитне яхшырак итәргә мөмкин, - дип билгеләп үтте Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов.

Яр буе зонасын җыештыруга керткән өлешләре өчен катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Фото: ufacity.info сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас