+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Башкортстан ихаталары" программасына 1,272 миллиард сум бүленә

Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә "Башкортстан ихаталары" төзекләндерү һәм җәмәгать урыннарын яңарту буенча республика программасын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалды.

"Башкортстан ихаталары" программасына 1,272 миллиард сум бүленә"Башкортстан ихаталары" программасына 1,272 миллиард сум бүленә
"Башкортстан ихаталары" программасына 1,272 миллиард сум бүленә

"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча агымдагы елда барлык муниципаль берәмлекләрдә 123 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк.

- "Башкортстан ихаталары" программасының гомум бюджеты - 1,272 миллиард сум, бу, узган ел белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк. Бу республиканың 30 муниципалитетында 206 ихата территориясен яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Эшне агымдагы елның 30 августына кадәр тәмамларга ниятлибез, - дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов.

Июнь башына төзекләндерү объектларының әзерлеге - 40 процент. Октябрьский, Туймазы һәм Дүртөйледә төзекләндерүне төгәлләп киләләр. Шул ук вакытта Агыйдел, Бәләбәй, Нефтекама, Дәүләкән, Межгорье, шулай ук Бакалы, Чишмә һәм Шаран районнарында планны 30 проценттан да кимрәк үтәгәннәр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына барлык эшләрнең тиешле сыйфатын һәм вакытында башкарылуын тәэмин итүне йөкләде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас