+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа йортлар хуҗаларын көтә

Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында, Мишкә һәм Яңавыл районнарында авария хәлендәге торактан күченәчәк кешеләр өчен өч йорт төзелеше тәмамлана.

Яңа йортлар хуҗаларын көтәЯңа йортлар хуҗаларын көтә
Яңа йортлар хуҗаларын көтә
Яңавылда 52нче кварталның 18нче йорты әзерлек сызыгында. Бу - күченүчеләр өчен фатирлар сатып алынган биш йортның соңгысы. Районда иске йортлардан барлыгы 484 кеше күчереләчәк.

Мишкә район үзәгендә 94 кеше күчерелергә тиеш. Тынычлык урамындагы 7нче һәм 32нче йортлар 90 процентка әзер.

"Гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган торактан күчерү буенча 2025 елның 1 сентябренә кадәр исәпләнгән проектны быел вакытыннан алда тәмамлыйбыз", - диде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Ридәл Сәетов.

2017 елның 1 гыйнварына кадәр республикада 26 муниципалитетта 213 күпфатирлы йорт авария хәлендә дип танылган. Шуларның 129ы Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды катнашлыгында күчерелә. Максатлы программаны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 1,7 млрд сумнан артык акча бүленгән.

Фото:Минстрой РБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас