+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Предприятиене үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла

«Европа агротехникасы - Урал» акционерлык җәмгыяте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектының яңа катнашучысы булды.

Предприятиене үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылаПредприятиене үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла
Предприятиене үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла


Тиешле килешүләр төбәк Хөкүмәте һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк үзәге белән имзаланды. Бу хакта республика икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

- Гомумдәүләт проектында катнашу предприятиене үстерү өчен өстәмә перспективалар ача, ә һәр хезмәткәр өчен бу үзеңне күрсәтү һәм өзлексез яхшыру процессына кушылу өчен уникаль мөмкинлек. Исегезгә төшерәм, проект кысаларында бизнеска ярдәмгә чаралар комплексы эшләнгән, шул исәптән финанс стимуллаштыру һәм Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк үзәге экспертларына консультация ярдәме, - дип билгеләде Айрат Фәхретдинов.

Фото: srk.nationalpriority. ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас