+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төбәктә 4 физкультура-савыктыру комплексы төзелә

XXVI Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә режимында төбәк территориясендә 4 физкультура-савыктыру комплексы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. Алар "Демография" гомумдәүләт проектының "Бизнес спринт" (Мин спорт сайлыйм) федераль проекты кысаларында төзеләчәк.

Төбәктә 4 физкультура-савыктыру комплексы төзеләТөбәктә 4 физкультура-савыктыру комплексы төзелә
Төбәктә 4 физкультура-савыктыру комплексы төзелә

Нефтекамада йөзү бассейны һәм уен залы булган «Амфибия» спорт үзәген, шулай ук «МЕД» универсаль спорт комплексын һәм Уфада «ФИЗРА-Д» һәм «ФИЗРА-Р» 2 ФОКны төзүгә Башкортстан 748 миллион сум күләмендә федераль субсидия ала. Моннан тыш, әлеге проектларга 142,5 миллион сумны республика бюджетына җибәрәчәкләр, ә тагын 485 миллион сумны бюджеттан тыш инвестицияләр тәшкил итәчәк.

Искәртеп узабыз, Башкортстан «Бизнес-спринт» программасын гамәлгә ашыруга каралган акчаларның иң зур өлешен алды.

- Русия Спорт министрлыгына, шәхсән Сезгә, Олег Васильевичка әлеге программа өчен рәхмәт белдерәм. Без анда актив катнашабыз һәм «Бизнес-спринт» бюджетының дүрттән бер өлешен алдык. Алга таба да федераль финанслауга гариза бирергә планлаштырабыз. Шуңа күрә, Олег Васильевич, ярдәм итүебезне сорыйм. Башкортстан - спорт төбәге. Без яңа объектларны вакытында тапшырачакбыз, - диде Радий Хәбиров.

«Бизнес-спринт» федераль проекты Русия Хөкүмәтенең 42 стратегик инициативасы составына керә. Аның максаты - ил халкын арзанлы һәм заманча спорт объектлары белән тәэмин итү.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас