Мәгариф лагерына язылу «Дәүләт хезмәтләре» порталында ачык. Анда төбәкне сайларга кирәк, һәм картада курсларның исемнәре булган барлык офлайн-мәйданчыклар күренәчәк, аларның берсенә гариза бирергә мөмкин булачак.
Искәртеп узабыз, узган елдан башлап «Киләчәк коды» программасында катнашучы 330дан артык кеше информатика буенча Бөтенрусия олимпиадасында, милли технология олимпиадасында, «Зур чакырулар» Бөтенрусия фәнни-технологик проектлар конкурсында, DANO мәгълүматларын анализлау буенча милли олимпиадада җиңүче һәм призер булды.
Фото: национальныепроекты.рф