Бу хакта республиканың Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында хәбәр иттеләр.
„Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомкмдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге (РЦК) базасында “ Процесслар фабрикасы " булдырылды. Бу уку мәйданчыгы, анда катнашучылар сСакчыл җитештерү коралларын куллану буенча практик тәҗрибә ала. Моннан тыш, хезмәткәрләрне укыту офиста да үткәрелә. Әйтик, 2019 елдан ике фабрикада республика предприятиеләренең 985 хезмәткәре укытылган", — диелә ведомство хәбәрендә.
Быел «Процесслар фабрикасы» тренерлары «Дәүләкән ит ярымфабрикатлары комбинаты», «Башплодородие», «Форт диалог» компанияләре, «Нефтехим» тәҗрибә заводы һәм башка предприятиеләр хезмәткәрләрен сакчыл технологияләр белән таныштырды.
Уку сигез сәгатьлек тренинг форматында бушлай үткәрелә, аның барышында эшчеләр җыю процедураларын модельләштерү нигезендә эш процессын автоматлаштыру югалтуларын һәм ихтыяҗларын ачыклау методикалары белән таныша. "Офис процесслары фабрикасы" документлар әйләнешен тизләтүгә һәм оптимальләштерүгә юнәлтелгән, нәтиҗәдә персоналның мотивациясе арта.
Фото: башньюс