+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бәләбәйдә "Тарих янәшәдә" программасы гамәлгә ашырыла

Бәләбәй районы музей учреждениеләрендә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында яңа белем бирү программалары эшләнә. Шундый программаларның берсе - "Тарих янәшәдә" - Бәләбәй тарих-туган якны өйрәнү музеенда тормышка ашырыла.

Бәләбәйдә "Тарих янәшәдә" программасы гамәлгә ашырылаБәләбәйдә "Тарих янәшәдә" программасы гамәлгә ашырыла
Бәләбәйдә "Тарих янәшәдә" программасы гамәлгә ашырыла
Программа кысаларында музей хезмәткәрләре туган шәһәр тарихы белән таныштыруга һәм өйрәнүгә юнәлтелгән экскурсияләр һәм чаралар үткәрә. Балалар һәм яшьләр арасында иң популяр «Өяз шәһәре Бәләбәй» һәм «Җиңү салюты» экскурсияләре булды. Экскурсияләр маршрутына Бәләбәй шәһәренең тарихи өлешенә һәм «Ватанны саклаучыларга» мемориаль комплексына бару, сакланып калган архитектура һәйкәлләре белән танышу, узган һәм хәзерге Бәләбәй тарихы белән танышу кертелгән.

«Мондый экскурсияләр бик кызыклы, туган шәһәрең турында китап яки парта артында гына түгел, ә аның истәлекле урыннарын карап йөргәндә күп кенә яңа нәрсәләр белерсең», - ди Бәләбәй гуманитар-техник колледжы студенты Эллада Арсланова.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас