+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда 22 мәдәният учреждениесе ремонтланачак

Быел «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда 22 мәдәни учреждение ремонтланачак. Киләсе елда тагын 108не яңарту планлаштырыла.  

Башкортстанда 22 мәдәният учреждениесе ремонтланачакБашкортстанда 22 мәдәният учреждениесе ремонтланачак
Башкортстанда 22 мәдәният учреждениесе ремонтланачак

Республиканың мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова сүзләренчә, соңгы дүрт елда республикада «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә 75 мәдәният учреждениесе төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

Реконструкциянең иң зур объектларының берсе — Шаһит Ходайбирдиннең Уфадагы йорт-музее. Бинаны яңартып кына калмаганнар, ә заманча санлы һәм мультимедияле технологияләр белән җиһазландырганнар, музейда яңа экспонатлар барлыкка килгән.

"Гомумдәүләт проекты ярдәмендә янгыннан соң Сибай концерт-театр берләшмәсе тергезелде. Филармониянең мәйданы һәм концерт залының сыйдырышлылыгы шактый арттырылды", - ди Гөлдәр Хәмитова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас