“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” төбәк проекты ярдәмендә Тәтешле районының Бәдрәш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тальян серләре” күңел ачу программасын туры трансляцияләүне оештырды.
Чараны халыкны уен коралы белән таныштыру максатыннан үткәрделәр. Аны авыл мәдәният йортында җитәкче Фирдүс Хаҗетдинов оештырды. Ул тальянның XIX гасырда Русиянең төньягында һәм Идел буенда аеруча популяр булган бер рәтле кул гармоникасы булуын сөйләде. Уң клавиатурада аның, гадәттә, 12-15 озын клавишасы бар, алар бер үк югарылыктагы тавыш чыгара, сул якта 3-6 төймәсе бар, алар исә басканда кыңгыраулар тавышына охшаш тавыш чыгара. Татар авылларында тальян көйләренә биергә төшкәннәр, ә урыс авылларында такмаклар башкарганнар.
Аннары алып баручы уен коралының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Фирдүс Миңнехан улы якташларын, оста тальянчыларны — Леонид Шәйдуллин, Галимҗан Бәлагытдинов, Хәлимҗан Бәлагытдинов, Мәрхәбә Әхмәтов һәм башкаларны санап чыкты. Алар үз чыгышлары белән район бәйрәмнәрен һәм бәйгеләрне бизи.
"Әлеге чарада һәркем үзенә яңалык ачты, уңай эмоцияләр алды. Тальян серләре уникаль халык уен коралында уйнарга өйрәнергә теләгән һәркемгә ачылгандыр дип өметләнәбез”, – диде Югары Тәтешле авылында яшәүче, мультиинструменталист, музыкант-виртуоз Айнур Кыямов.
Фото: "contenta.info"