+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәваханәгә яңа медицина җиһазы кайтты

Красноусол үзәк район дәваханәсенә эндоскопик визуальләштерүнең яңа системасы кайтты. Бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Дәваханәгә яңа медицина җиһазы кайттыДәваханәгә яңа медицина җиһазы кайтты
Дәваханәгә яңа медицина җиһазы кайтты


Әлеге заманча видеокомплекс ачык һәм детальләштерелгән сурәтләр алырга мөмкинлек бирә торган алдынгы технологик мөмкинлекләргә ия. CV-170 дизайны аны процедуралар вакытында куллануны җиңеләйтә.

Красноусол үзәк район дәваханәсе баш табибы Хәкимҗан Сәфәргулов билгеләп үткәнчә, системада сыйфатлы сурәтләү өчен видеокамера урнаштырылган. Бу тукымалар структурасында аз гына үзгәрешләрне визуальләштерергә, иртә стадияләрдә ялкынсыну һәм шеш учакларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Фото: srk.nationalpriority. ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас