+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нуриман дәваханәсендә автопарк яңара

Нуриман үзәк район дәваханәсе автопаркы “LADA Niva Travel” базасында ике җиңел автомобиль белән тулыланды. Яңа автомобиль ачкычларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Нуриман дәваханәсендә автопарк яңараНуриман дәваханәсендә автопарк яңара
Нуриман дәваханәсендә автопарк яңара

Транспортны тапшыру "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы кысаларында мөмкин булды. Бу - Башкортстанның сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча зур эшнең бер өлеше.

"Нуриман үзәк район дәваханәсе автопаркын заманча, яхшы җиһазланган транспорт белән тулыландырылды. Яңа машиналар районыбызда яшәүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм", - диде Нуриман районы хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас