+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда 100 компания санлы трансформация куллана

Башкортстанда 94 предприятие санлы карарлар платформасы нәтиҗәлелеген арттырды. Ул "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты кысаларында эшли, аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

Башкортстанда 100 компания санлы трансформация кулланаБашкортстанда 100 компания санлы трансформация куллана
Башкортстанда 100 компания санлы трансформация куллана


- Эффективнаость.рф платформасының төп бурычы - Русия предприятиеләре өчен үзебезнең сәнәгать һәм инженерлык программа белән тәэмин итүне һәркем файдалана алырлык итү. Платформа ярдәмендә республика предприятиеләре санлаштыруны башлап җибәрә алачак, моңа кыйммәтле белгечләрне җәлеп итмичә. Тәкъдим ителгән платформа күп хезмәт сорый торган процессларны автоматлаштырырга, компаниянең җитештерү һәм тотрыклылыгын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Предприятиенең санлы өлгереш дәрәҗәсен билгеләү өчен, бушлай диагностика үтәргә һәм эксперт консультациясен алырга мөмкин, - дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас