+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Эшкуарлар файдалы мәгълүмат алды

Башкортстанда "От А до Я” эшкуарлар өчен бизнес-тур оештырылды.

Эшкуарлар файдалы мәгълүмат алдыЭшкуарлар файдалы мәгълүмат алды
Эшкуарлар файдалы мәгълүмат алды
30 июньдә Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, Кече эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм фонды, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырылган «от А до Я» Бизнес-туры кысаларында беренче чара узды. 120дән артык кече һәм урта бизнес субъектлары һәм үзмәшгульләр бизнес алып баруның теоретик һәм практик күнекмәләрен алды, бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында белде, уңышлы эшкуарлар белән аралашты һәм тәҗрибә уртаклашты.

— Һәр бизнес өчен хәзер ниндидер ярдәм чарасы сайлап алырга мөмкин. Төбәк дәрәҗәсендә булдырылган ярдәмнең күптөрлелеген белер өчен, республика эшкуарлары «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала, анда алар гамәлдәге чаралар, актуаль бизнес-вакыйгалар һәм белем бирү программалары турында квалификацияле консультация алачак, — дип аңлата эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган чарада Авыргазы, Гафури, Стәрлетамак, Ишембай, Стәрлебаш, Федоровка, Мәләвез, Куергазы районнары, шулай ук Күмертау, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре эшкуарлары һәм бизнес-шерифлары катнашты.

— Бизнес-турның бездә, Күмертауда башлануы сөендерә. Актуаль мәгълүматка ия булу эшкуарлар өчен төп компонент булып тора һәм бүген, минемчә, аны үзең өчен актуальләштерү, шул ук вакытта күрше муниципалитетлардан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек, — дип билгеләп үтте Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Олег Фролов.

Эшкуарлар өчен чираттагы Бизнес-тур 6 июльдә Иглин авылында узачак. Бөре, Кушнаренко, Благовещен, Чишмә, Уфа, Иглин, Кырмаскалы, Архангель районнары субъектларын чарада катнашырга чакыралар.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас