+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
5 июль 2023, 15:05
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла
Башкортстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы 3 предприятиедә: «Форт Диалог», «Авангард Нефтесервис», «Спектр» «Диагностика һәм планлаштыру» этабы тәмамлана.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла
Бу хакта Башкортстан икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.
- Базарда ышанычлы позицияләргә бары тик вак-төяк нәрсәләрне исәпкә алып, нәтиҗәле производство төзеп кенә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә керткәнче, предприятиеләрнең эшче төркемнәре төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә сынау участокларын билгелиләр, агымдагы торышка җентекле анализ үткәрәләр, җитештерүнең тар урыннарын теркәп баралар, алынган барлык мәгълүматны структуралаштыралар һәм максатчан торышка ирешү буенча чаралар планын эшлиләр, бу җитди икътисади эффектны гарантияли, - дип билгеләп үтте Айрат Фәхретдинов.
Бу этапта эшче төркемнәрдә катнашучылар сакчыл җитештерү нигезләре, 5С, стандартлаштырылган эш, җитештерү анализы һәм башка күп кенә юнәлешләр буенча тренинглар узды. Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре «Процесслар фабрикасы»нда укыган.
Бу хакта тулырак
https://pravitelstvorb.ru/news/21340/
сылтамасы аша укырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"