+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Кош юлы"н күрәсегез киләме?

"Кош юлы" республика автор җыры фестивале 7-9 июльдә Зианчура районында узачак.

"Кош юлы"н күрәсегез киләме?"Кош юлы"н күрәсегез киләме?
"Кош юлы"н күрәсегез киләме?


Әлеге фестиваль ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Быел фестиваль композитор, баянчы, аранжировкалаучы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин истәлегенә багышланачак. Студент чагында ук, 1994 елдан Яхин Сибай дәүләт филармониясендә Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе сыйфатында эшли башлый.
Зианчура районына бу көннәрдә ел саен республиканың барлык почмакларыннан һәм күрше өлкәләрдән бардлар җыела. Гитара, барабан, скрипка, баян көйләре, учак төтене, матур Зианчура табигате кочагында иҗат итүчеләр бергә җыела. Җыр һәм иҗат бәйрәменә рәхим итегез, дуслар!

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас