2023 ел башыннан, оператив мәгълүматлар буенча, Башкортстаннан чит ил базарларына 64,4 миллион АКШ долларына көнбагыш мае экспортланган. Бу - 54,2 мең тонна продукция, экспорт күләме узган елның шул ук чорына караганда 8 мең тоннага күбрәк.
Шушы көннәрдә 2 мең тоннадан артык күләмдә чистартылмаган көнбагыш маеның чираттагы партиясе Кытай Халык Республикасына экспортка китте.
Бу хакта agriculture.bashkortostan.ru хәбәр итә.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru