+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сыер савучылар ярышачак

Иглин районында сыерларны машина белән саву операторларының республика конкурсы уза.

Сыер савучылар ярышачакСыер савучылар ярышачак
Сыер савучылар ярышачак


Чара Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт пректы кысаларында «Агротех» заманча сөт фермасы базасында узачак. Анда конкурсның район этапларында җиңүчеләр катнашачак. Конкурсның жюри составына терлекчелек өлкәсендәге экспертлар керәчәк.
Машина белән сыер саву операторлары арасында Һөнәре буенча иң яхшысына республика конкурсы 45нче тапкыр уза. Ярышларда катнашучылар традицион рәвештә үзләренең белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтә. Ярышлар жирәбә салу һәм теория белән башлана. Шуннан соң операторларга саву аппаратын сүтеп җыярга кирәк була, һәм, әлбәттә, аны барлык саву технологияләрен үтәп, гамәлдә дөрес кулланырга кирәк.
Конкурсантларны баллар системасы буенча бәяләнә. Ярышларга йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү шул ук көнне узачак.
Иң яхшы республика машина белән саву операторы 16-19 август көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә узачак 28 нче Бөтенрусия конкурсында Башкортстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Бу хакта Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас