Финанс хәвефсезлеге буенча халыкара олимпиаданың алдан (югары уку йорты) этабында катнашу өчен 19 илнең 24 600 вәкиле теркәлгән.
Финанс хәвефсезлеге буенча халыкара олимпиада утырышында студентлар һәм мәктәп укучылары өчен сынауның аралык этабына йомгак ясалды, шулай ук финал ярышларын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.
Быел яз узган Олимпиаданың алдан (югары уку йорты) этабында катнашу өчен 19 илдән 24 600 вәкил, шул исәптән: Русиядән — 8 643, БДБ илләреннән — 2 878, ерак чит илләрдән 638 студент һәм 12 441 Русия укучысы теркәлгән.
Дус илләр гражданнарының олимпиадага кызыксынуы югары булу сәбәпле, Башкарма комитет чит ил катнашучылары өчен квоталарны яңадан бүлү мәсьәләсен алдан хәл итә. Финалчылар исемлеге август аенда узачак сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Башкарма комитет карары буенча олимпиаданың финал этабын уздыруга әзерлек башланган, ул быел көздә “Сириус” мәйданчыгында узачак.
Программа тест биремнәрен, экспертлар белән очрашуны, спорт чараларын, семинарларны, практикумнарны, мастер-классларны, эш бирүчеләр белән очрашуларны, “түгәрәк өстәл”ләрне, дебатларны, иҗади очрашуларны һәм панель дискуссияләрне үз эченә алачак.
Ярышларда җиңүчеләр югары уку йортына, магистратурага яки аспирантурага профильле юнәлешләргә кергәндә ташламалар, шулай ук дәрәҗәле финанс хәвефсезлеге өлкәсендә үзләре теләгән эшне табу мөмкинлеге алачак.
Финанс хәвефсезлеге буенча халыкара олимпиада Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт тарафыннан Президент Владимир Путин йөкләмәсе кысаларында үткәрелә. Олимпиаданы үткәрү “Мәгариф” гомумдәүләт проектының бурычларына туры килә, аның төп максаты — балаларның яшәү урыннарына һәм социаль статусына карамастан, хыялларын чынга ашыру һәм талантларын үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру.
Фото: fa.ru