Агымдагы ел ахырына Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузлар арасындагы кампусының беренче чираты эшли башлаячак. IQ-паркның алтынчы катында Яшьләр технологияләр трансферы үзәге ачу планлаштырыла, аның эшен Уфа дәүләт нефть техник университеты белгечләре күзәтәчәк.
Яшьләр технологияләр трансферы үзәге югары технологияле бизнес һәм студентлар коллективларының үзара хезмәттәшлек ноктасы булачак, төбәк һәм компанияләрнең конкрет бурычларын хәл итәчәк дип фаразлана. Ул интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен яклау һәм аларның эшләнмәләрен коммерцияле куллану өчен хокукый рәсмиләштерү максатыннан, Башкортстан югары уку йортлары студентларына ярдәм күрсәтәчәк. Башкача әйткәндә, монда яшь тикшерүчеләргә үз эшләнмәләрен патентларга һәм бизнес өлкәсендәге партнерлар белән аралашырга ярдәм итәчәкләр.
Моннан тыш, ул «бердәм тәрәзә» функцияләрен үз өстенә алачак һәм Башкортстан югары уку йортлары студентларына инновацион идеяләрне һәм проектларны үстерүдә, мәсәлән, экспертизада, прототиплаштыруда һәм тәҗрибә-сәнәгать сынауларында ярдәм күрсәтәчәк, кече инновацион предприятиеләр булдыруга ярдәм итәчәк.
Яшьләр технологияләр трансферы үзәге эшкуарлык башлангычларын үстерү өчен республика югары уку йортлары консорциумы билгеләгән төп юнәлешләр кысаларында эшләячәк, атап әйткәндә: нефть-газ проектлары, декарбонизация технологияләре, IT, медицина, мәгариф, аграр проектлар һәм «Яңа тормыш мохите».
Исегезгә төшерәбез, технологияләр трансферы үзәкләрен үстерү механизмы 2021 елда «Приоритетлы тикшеренү юнәлешләре буенча масштаблы фәнни һәм фәнни-технологик проектларны үстерү» федераль проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде, ә Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең студентлар кампусын төзү «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото: pravitelstvorb.ru