+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл хуҗалыгын үз итсәң

"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында, Башкортстанда аграр вузның 500дән артык студенты агросәнәгать комплексының әйдәп баручы предприятиеләрендә практика уза.

Авыл хуҗалыгын үз итсәңАвыл хуҗалыгын үз итсәң
Авыл хуҗалыгын үз итсәң
Дәүләт программалары кысаларында, компанияләргә федераль һәм төбәк бюджетларыннан практикантларның хезмәт хакының, яшәү чыгымнарының бер өлешен компенсациялиләр.

"Сезонлы кыр эшләренә студентларны җәлеп итү кадрларда сезонлы җитешсезлекне тулыландырырга һәм эшләрне оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирә. Студентлар исә эш чорында практик күнекмәләр һәм лаеклы хезмәт хакы ала", — дип белдерделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Беренче яртыеллыкта 150 хезмәткәргә 64 предприятиегә 6,3 млн сум күләмдә акча компенсацияләнгән. Бер елга 23 млн сум акча бүленгән.

Узган ел ярдәм 24,3 млн сум тәшкил иткән, 106 предприятие 470 хезмәткәргә акча алган.

Фото: "Минсельхоз РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас