+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тикшеренүләр вакыты кыскарачак

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында, Тәтешле районының Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсе заманча видеоколоноскоп алды.

Тикшеренүләр вакыты кыскарачакТикшеренүләр вакыты кыскарачак
Тикшеренүләр вакыты кыскарачак
Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа җиһазны кайтару әлеге проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган беренчел звеноны модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

"Яңа җиһазлар диагностика процессының төгәллеген арттырырга, тикшерелә торган пациентларның көндәлек санын арттырырга һәм тикшеренүләрне көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә", — ди Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәев.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас