

Проектны гамәлгә ашыруга 9,8 млн сум акча бүленгән.
Йөрү, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен иҗтимагый киңлек булдыру идеясе халыкның үзенеке, дип искәрттеләр Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында. Бу территория берничә участокны берләштерәчәк. Аны чистарту, юллар салу, яктыртуны монтажлау көтелә.
"Бу сукмаклар аша күп еллар Югары Тәтешле авылы халкы эшкә, укуга йөргән, балаларны балалар бакчасына алып барган. Авырлыклар салкыннар һәм караңгылык башлангач барлыкка килә. Хәзер өлкәннәр һәм балалар бу территориядән уңайлы һәм хәвефсез үтә алачак", - ди район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү секторының баш белгече Нияз Хәертдинов.
Фото: "МинЖКХ РБ"