

Утырышта масштаблы төбәк проектларын гамәлгә ашыру барышын карадылар, шулай ук Русия Федерациясе субъектларында дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар булдыру турында фикер алыштылар.
Башкортстан ил төбәкләренең беренче төркеменә керде, республикада Русия Хөкүмәте ярдәмендә заманча студентлар кампуслары төзелә. Башлангычны «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты кысаларында дәүләт-хосусый партнерлык принципларында гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 14 декабрендә Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Эталон» төркеме югары уку йортлары арасында кампус биналарын төзү һәм эксплуатацияләүгә концессион килешү төзеде.
Хөкүмәт комиссия президиумы утырышында республика Башлыгы Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасында кампус төзү турында хәбәр итте. Аны төзү ике этапта планлаштырыла.
- Беренче чират - 36 мең кв. м мәйданлы IQ-парк реконструкциясен - 2023 ел ахырына кадәр тәмамлыйбыз. Бүгенге көндә өч сменада 300 кеше эшли, - диде Радий Хәбиров. - Икенче чират - кампусның үзәге - 110 мең кв. метрдан артык. Проект минем шәхси контрольдә тора.
Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, 2023 елның июнь ахырында Уфа кампусының төзелеш мәйданчыгында булды һәм эшләрнең барышы белән танышты. Объектны расланган график нигезендә төзиләр.
Вице-премьер тармак федераль программаларында катнашу буенча республиканың алдынгы позицияләрен билгеләп үтте.
- Сез барлык программалар буенча да яхшы эшлисез. Башкортстан - федераль программаларда катнашу буенча лидер, шуларның 24ендә катнашасыз. Мондый санны башка төбәкләрнең берсе дә сайламаган, - диде Марат Хөснуллин. - Сезнең җитәкчелек иткәндә, Радий Фәрит улы, республикада төзелеш динамикасы бик артты. Алынган темпларны киметмәү мөһим.
Фото: glavarb.ru