

Бу - республиканың төньяк-көнчыгышындагы иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе. Эшчәнлегенең төп юнәлеше - игенчелек. Эшкәртелә торган җирләрнең гомум мәйданы 16 мең гектардан артык тәшкил итә. Хуҗалыкта карабодай, борыч, арпа, бодай һәм башка культуралар үстерелә.
Радий Хәбиров предприятиенең җитештерү базасын карады һәм хезмәт коллективы белән аралашты. Төбәк җитәкчесе хезмәт хакы дәрәҗәсе белән кызыксынды. Хуҗалык директоры Динар Әхмәтдинов хәбәр иткәнчә, механизаторлар һәм комбайнчылар аена 100 мең сумга кадәр акча ала.
Республика Башлыгы хезмәткәрләр өчен яңа тулай торакны карады. Ул 40 кешегә исәпләнгән. Бинада, торак бүлмәләрдән тыш, офис биналары һәм ашханә бар. Персоналны укыту өчен шулай ук Дуван авыл хуҗалыгы колледжы базасында махсус класс оештырыла.
Радий Хәбиров фермерлар белән «БиоТех Тугызлы»ны алга таба үстерү планнары турында фикер алышты. Мәсәлән, 2021 елда компаниянең яңа кошчылык комплексы төзү инициативасы өстенлекле инвестиция проекты статусын алды. Проектның куәте елына 130 тонна кош ите һәм 3 млн данә товар йомыркасы җитештерүне күздә тота.
Ферманың ике яңа корпусы 2022 елда файдалануга тапшырылган инде. Ә быел йомырка җитештерү комплексы эшли башлаячак. Проектка кертемнәр күләме 450 млн сумнан артып китә.
***
Вакияр авылында Радий Хәбиров урындагы халык белән аралашты, авыл халкын нәрсә борчый дип кызыксынды. Алар республика җитәкчелегенә авыл тормышына игътибар иткәне, шулай ук яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты өчен рәхмәт белдерделәр. Ул 2020 елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында урнаштырылган.
Авыл халкы көнкүреш ихтыяҗлары өчен су бүлү колонкасын урнаштыруда ярдәм сорады. Кыйгы районы хакимият башлыгы Зөһрә Гордиенко муниципалитет бу мәсьәләне оператив хәл итәчәк дип белдерде.