+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Фән һәм бизнесның яңа лидерлары биредә әзерләнәчәк!

Андрей Назаров “Сириус” кампусы һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы белән идарә итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Фән һәм бизнесның яңа лидерлары биредә әзерләнәчәк!Фән һәм бизнесның яңа лидерлары биредә әзерләнәчәк!
Фән һәм бизнесның яңа лидерлары биредә әзерләнәчәк!
Очрашу кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм“Сириус” фәнни-технологик университеты” автоном коммерцияле булмаган мәгариф югары белем бирү оешмасы дөнья дәрәҗәсендәге инновацион белем бирү мохите (кампуслары) эшчәнлеген оештыру өлкәсендә килешү имзаладылар. Документка Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров һәм "Сириус "фәнни-технологик университеты" автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасы җитәкчесе Елена Шмелева кул куйдылар.
— “Сириус” фәнни-технологик кампусы һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы уртак программаларны үстерәчәк дип килештек. Беренче чиратта, сүз мәктәп укучылары белән эшләү турында бара, шул исәптән “Аврора” талантларны үстерү үзәге мәйданчыгында. Моннан тыш, җәй көне мәктәп укучыларын әзерләү, экологик туризм, студентларны мәктәп укучылары белән остаз сыйфатында эшкә җәлеп итү белән бәйле уртак программалар эшләтеп җибәрәчәкбез, – дип аңлатты Андрей Назаров.
Елена Шмелева 2019 елда Башкортстанда ачылган “Аврора” үзәгенең вузара кампуска активрак кушылуын, анда үз урынын алуын һәм киләчәктә студентлар фәнен алга үстерәчәк укучылар белән эшләвен теләде. Икенче чират кысаларында студент яшьләрен һәм укучыларның сәләтен үстерү өчен урыннар, шулай ук китапханә булдыру тәкъдим ителде.
— Узган елдан башлап, “Сириус " базасында “Фән”, “Спорт” һәм “Сәнгать” юнәлешләре буенча 120 гә якын укучы һәм педагог белем алды. Безнең укучылар “Сириус. Курсы" платформасында Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабында катнашалар. Өч ел эчендә – 20 меңгә якын укучы,— дип сөйләде Премьер-министр.
Октябрьдә Елена Шмелева Уфага эш сәфәре вакытында кампусның беренче чираты мәйданчыгында булачак һәм “Сириус”ны фәнни-методик озата бару кысаларында тәкъдимнәрне тормышка ашыру барышы белән танышачак.
Бу мөһим эшләр “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында бара. Кампусның беренче чираты кысаларында декабрьдә 20 вузара лаборатория һәм фәнни үзәк ачылачак. Икенче чиратта тагын 20гә якын өстәячәк. Технологияләр трансферы һәм яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре, “Кайнау ноктасы", университет стартап-студиясе каралган. Фәнни-тикшеренү эшләнмәләрен кертү белән беррәттән, бу фән һәм бизнесның яңа лидерларын күпләп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Русия һәм чит ил вузлары, эре компанияләр белән партнерлыкта Евразиядә ил фәнен һәм мәгариф мәнфәгатьләрен алга сөрү өчен яңа магистратура программалары эшли башлаячак.
Проект “Кампус” компаниясе белән концессия килешүе нигезендә гамәлгә ашырыла. “Эталон”компанияләр төркеме инвесторлар булып тора.
Концессия вакыты — 25 ел. Кампусны төзү агымдаг елдан 2025 елга кадәр каралган. Проект ике чиратта тормышка ашырыла. Беренче чират — "IQ-парк" бинасын реконструкцияләү, агымдагы елның декабрендә файдалануга тапшыру. Икенчесе — торак мәйданнарны урнаштыру өчен бердәм боҗра-стилабат белән тоташтырылган биналарның яңа төзелеше.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас