“Патриот” хәрби-патриотик паркының “Авангард” уку-методик үзәге хәзер берьюлы 300гә кадәр баланы кабул итә ала. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүген Хөкүмәтнең Цурдагы атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, бу 1 июньдә укучылар өчен ике яңа модульле корпус ачылгач мөмкин булган. Элегрәк язуыбызча, алты модульле корпус төзүгә Башкортстан федераль бюджеттан 123,65 миллион сум акча алган, аңа 23,5 миллион сум республика акчасы өстәлгән.
Июньдә “Патриот” паркында 500дән артык 10нчы сыйныф егетләре өчен уку җыеннары уздырылды, шулай ук “Гвардеец” хәрби-патриотик җыеннары үткәрелде. 21-24 июньдә “Авангард” үзәге базасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге беренчел очу әзерлеге белән Уфа гомуми белем бирү мәктәп-интернатына укырга керүче укучылар өчен “Абитуриент” профильле сменасы узды. 2 июльдән 4 июльгә кадәр Республика волонтерлар лагере, ә июль башында “Балачак навигаторлары” төбәк слеты узды.
“12-21 июльдә “Бөркетләр берлеге" профильле сменасы үткәрелә, анда республиканың 16 муниципаль берәмлегеннән 270 башлангыч сыйныф укучысы – төбәк сайлап алу җиңүчеләре катнаша. Сменаның финал ноктасы булып балаларны “Русия бөркетләре”түгәрәгенә багышлау тантанасы үтәчәк. 23 июльдән 3 августка кадәр хәрби-патриотик клубларда катнашучылар өчен һава-десант гаскәрләренә багышланган профильле смена планлаштырылган. Смена кысаларында 2 августта ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар катнашлыгында һава-десант гаскәрләре көненә багышланган масштаблы чара үткәреләчәк. Август башында Башкортостан Башлыгы кушуы буенча республикадан чыккан, төбәк читендәге югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен #Дома форумы планлаштырылган”, — дип сөйләде Айбулат Хаҗин.
Шулай ук август аенда "Патриот" паркында хәвефсезлек мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы һәм “Шәйморатов сыйныфлары” укучыларының профильле сменалары узачак.
"Патриот" паркы өчен күңел шатлана. Ул көн саен безнең республикага, балаларыбызга файда китерә. Паркның филиал челтәрен дә үстерәчәкбез", — диде Радий Хәбиров.
Фото: rus.bashgazet.ru