+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда 100 меңгә якын кеше медицина тикшерүе узган

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» профилактик акциясенең аралык нәтиҗәләрен карадылар.  

Башкортстанда 100 меңгә якын кеше медицина тикшерүе узганБашкортстанда 100 меңгә якын кеше медицина тикшерүе узган
Башкортстанда 100 меңгә якын кеше медицина тикшерүе узган

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, акция 2019 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 17 апрельдә старт алган һәм 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Күчмә медицина комплекслары алты маршрут буенча эшли һәм 13 июльгә 196 ерак торак пунктта 99,4 мең кешене тикшергән.

Табибларның күчмә бригадаларының эш графигы белән Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
- Бригадалар составына терапевт, хирург, шулай ук тар белгечләр – акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог керә, – дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин.

Акция барышында табиблар 15 меңгә якын төрле авыруны ачыклаган. Пациентларга тиешле дәвалау билгеләнгән. Моннан тыш, акция башланганнан бирле 18,8 мең авыру барлыкка килүнең хәвеф факторы ачыкланган. Бу глюкоза, кандагы холестерин, югары кан басымы, артык авырлык.

Төбәк җитәкчесе табибларның мобиль бригадалары коллективларына мөһим профилактика эше һәм халыкка квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Ерак авылларга киткән табибларыбызга зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитет башлыкларыннан белгечләргә игътибарлы булуларын, аларның эше өчен уңайлы шартлар тудыруларын сорыйм.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас