+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Танып-Су" нинди ул?

«Танып-Су» III Бөтенрусия этно-арт-симпозиумында катнашучылар өчен бай мәдәни программа дәвам итә.

"Танып-Су" нинди ул?"Танып-Су" нинди ул?
"Танып-Су" нинди ул?


17 июльдән 26 июльгә кадәр Борай районы Ваныш-Алпавыт авылында «Танып-Су» III Бөтенрусия этно-арт–симпозиумы уза. Әлеге чара ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Борай районы Дүсмәт авылында катнашучыларны икмәк-тоз, милли сыйлар белән каршы алдылар. Аларны этнографик күргәзмә, башкортлар, татарлар, удмуртларның җырлары һәм биюләре белән танышу көтә иде.
Аннары рәссамнар Тиз Танып елгасы буйлап Ваныш-Алпвыт авылына кадәр барып җиттеләр. Анда симпозиумда катнашучыларны декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре, традицион милли җырлар һәм биюләр көтә, алар мәдәниятләрнең күптөрлелеген, халыкларның күп гасырлык дуслыгын күрсәтә.
Башкортстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Русия төбәкләреннән (Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре) 20 рәссам көн саен Борай, Балтач, Тәтешле, Калтасы, Яңавыл районнары халыкларының тарихы, традицион көнкүреше, мәдәнияте, фольклоры белән таныша. Симпозиум башланганнан бирле алар "Танып-Су" Арт-галереясендә, Борай районы Крещенка авылындагы борынгы көнкүреш музеенда күргәзмәдә булды.
Алга таба катнашучылар 26 июльдә "Танып – мәдәниятләр әйләнеше" күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк һәм Борай авылының "Танып-Су" Арт-галереясенең сәнгать фондын тулыландырачак картиналар ясаячак.

Проект Башкортстан Республикасының бренд чаралары исемлегенә керә.

Фото:Министерство культуры РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас