+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан — лидерлар өчлегендә!

Республика "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру буенча алда бара.

Башкортстан — лидерлар өчлегендә!Башкортстан — лидерлар өчлегендә!
Башкортстан — лидерлар өчлегендә!

Башкортстан рәсмиләштерелгән “Пушкин картасы” саны буенча рейтингның беренче унлыгына керде. Төбәкләр арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург лидерлар булды, дип хәбәр итте Дәүләт думасының Мәдәният комитеты утырышында Русия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная.

Башкортстан «Пушкин картасы"н гамәлгә ашыру буенча ил төбәкләре арасында өченче урында тора. Республикада программа эшли башлаганнан бирле 2,5 миллион билет сатылган.

— Мәскәү, һичшиксез, лидер булып тора — барлык билетларның 18 проценты диярлек сатып алынган. Икенче урында Санкт-Петербург, аннан соң Башкортстан, Татарстан, Чиләбе, Түбән Новгород, Кемерово өлкәләре, Краснодар крае, Ростов һәм Волгоград өлкәләре бара. Төбәкләр барысы да тырыша, без хезмәттәшләребез белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, хаталар өстендә эшлибез, — ди Надежда Преподобная.

Русия мәдәният министры урынбасары искә төшергәнчә, "Пушкин картасы" программасы эшли башлаганнан бирле 8,6 миллионнан артык яшь русияле аны рәсмиләштергән, бу 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләрнең 50 проценттан артыгын тәшкил итә. Программага 10,7 меңнән артык мәдәният оешмасы, шул исәптән 3,9 мең кинотеатр һәм 1 мең музей кушылган.

 

Фото: "contenta.info"

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас