+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Евразия фәнни-мәгариф үзәге югары урын били

Бу хакта республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов хәбәр итте.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге югары урын билиЕвразия фәнни-мәгариф үзәге югары урын били
Евразия фәнни-мәгариф үзәге югары урын били
Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге үз эшчәнлеге буенча илнең 15 үзәге арасында югары урынны били. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов хәбәр итте.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләре советы үзәкләрнең эшчәнлеген бәяләү һәм аларны алга таба ротацияләү методикасын раслады. Һәм Башкортстанда Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең барлык 15 күрсәткеченә ирешүгә аерым игътибар бирелә.

Руслан Казыйханов билгеләп үткәнчә, фәнни-мәгариф үзәге командасының җайга салынган эше нәтиҗәсендә безнең университетлар Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының барлык федераль проектларында һәм программаларында җиңүче булды. Фәнни-мәгариф үзәге идарәче компаниясенең студентлар кампусын финанслауга гаризасы хупланган. Ә бу - федераль бюджеттан 11,7 миллиард сум.

Казыйханов шулай ук фәнни-мәгариф үзәге үсешендә безнең тикшеренүчеләргә һәм югары мәктәп укытучыларына ярдәм итүгә төп басым ясалуын ассызыклады.

Төбәк Башлыгы башлангычы белән узган елда Башкортстан бюджетыннан яшь галимнәр һәм укытучылар өчен торак шартларын яхшыртуга һәм фәнни-белем бирү стажировкаларына грантлар бирелде. Бу максатларга 200 миллион сум акча бүленгән. Нәтиҗәдә, узган елда 70 кеше торак шартларын яхшырткан, ә 260тан артыгы Русиянең һәм дөньяның әйдәп баручы тикшеренү үзәкләрендә һәм университетларында стажировка үткән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас