

Форум "Интернет" челтәрендә мәгърифәтчелек-мәгълүмати контентын булдыру белән шөгыльләнүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне берләштерәчәк. Чарада катнашучыларны мәгариф лекцияләре, практикумнар, спикерлардан мастер-класслар көтә.
Белгечләр катнашучыларны мәгълүмат белән эшләү методикасына, шәхси контентны формалаштыруга, социаль челтәрләрдә мәгълүматны яктыртуга, фейклар белән көрәшү ысулларына, профессиональ журналистиканың үзенчәлекләренә өйрәтәчәк.
Форумда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчеп, гариза калдырырга кирәк: https://myrosmol.ru]https://myrosmol.ru
Чара Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырыла, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Фото: myrosmol.ru