Әле учреждениенең химия, биология һәм физика кабинетларына косметик ремонт үткәрелә. Мәктәп-интернатка санлы, табигый-фәнни һәм техник профильле төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча дәресләр үткәрү өчен җиһазлар һәм реактивлар кайтарылган.
Моннан тыш, учреждение химия һәм физика буенча санлы лабораторияләр комплектлары ала. Эшләрне быел августта тәмамларга планлаштыралар. Бу вакытка өч кабинет та «Үсеш ноктасы» үзәкләренең бердәм стилендә бизәләчәк.
"Әлеге юнәлешләр буенча төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларны - тулысынча, шулай ук белем бирү оешмасындагы укучыларның гомум контингентыннан 70% тан да ким булмаган өлешен өстәмә гомуми белем бирү программалары белән колачлау планлаштырыла", — диләр район хакимиятендә.
Фото: башньюс