

Оештыручылар балаларны әкияттәге урман кешесенә – Урман-бабайга чакырды. Ул – урман серләрен саклаучы, тик аларны барысына да түгел, ә белемле, игътибарлы, акыллы һәм мәгънәле балаларга гына ача.
Квестта катнашучылар Урман-бабайның агачлар һәм үләннәр, кошлар, гөмбәләр һәм җиләкләр турында сорауларына җавап бирде. Шулай ук балалар "Һава торышы бюросы", "Гөмбә тырысы", "Җиләкле ялан" конкурсларында катнашты, ребуслар һәм табышмакларга җавап эзләде. Бөтен эшләрне башкарып чыккач, балалар Урман-бабайдан хат белән конверт алды, анда ул тәм-томлы хәзинәнең кайдалыгы турында язган. Балалар шунда ук "Табигатьне саклагыз!" дип язылган плакат та тапты.
“Бүген безнең алда табигатькә үзеңнең мөнәсәбәтеңне үзгәртү һәм яңа буын тәрбияләүне һәм белем бирүне тәэмин итү мәсьәләсе тора. Кешегә яңа белем, яңа кыйммәтләр системасы кирәк, аларны, әлбәттә, бала чактан тәрбияләү зарур. Бала чактан ук табигать, аның законнары һәм принциплары буенча яшәргә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә без балалар өчен мавыктыргыч экологик квест әзерләдек, чөнки уен форматында балаларга табигать кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен истә калдыру күпкә җиңелрәк", – диде Павловка авылының яшьләр эшләре буенча белгече Марина Ярина.
Фото: Нуриман районы хакимияте