+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда медицина диагностикасын көтү сроклары кыскара

31 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәк медицина оешмаларында диагностика җиһазлары эшенең нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

Башкортстанда медицина диагностикасын көтү сроклары кыскараБашкортстанда медицина диагностикасын көтү сроклары кыскара
Башкортстанда медицина диагностикасын көтү сроклары кыскара

Дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда мондый техниканың 934 берәмлеге эшли. Алар арасында - 565 рентген-аппарат, 138 флюорограф, 109 маммограф, 76 компьютер томографы. 2019 ел башыннан "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 161 берәмлек яңа җиһаз сатып алынган.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм медицина ярдәме сыйфатын яхшырту өчен техника республика медицина мәгълүмат-аналитика системасында чагыла. Бу мәгълүматларны төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының хәл һәм проект карарлары үзәге белгечләре файдалана. Алар пациентларны маршрутлаштыру турында оператив карарлар кабул итә, бу диагностикага чиратны киметә.

- Тикшеренүләрне билгеләгәндә, ашыгыч пациентлар аларны бер көн эчендә, ә планлылар 14 көн эчендә уза, - диде Айрат Рәхмәтуллин.

- Бу - яхшы сроклар. Элек кешеләр тикшеренүләрне ярты ел көтә иде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас