+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Илшат Таҗетдинов Кырмыскалыда киңәшмәләр уздырды

Башкортстан Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов Кырмыскалы районына эш сәфәре барышында мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларында киңәшмәләр үткәрде, аларга капиталь ремонт һәм реконструкция «Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү» федераль программасын һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Илшат Таҗетдинов Кырмыскалыда киңәшмәләр уздырдыИлшат Таҗетдинов Кырмыскалыда киңәшмәләр уздырды
Илшат Таҗетдинов Кырмыскалыда киңәшмәләр уздырды
Мониторингның беренче объекты Ефремкино авылында мәктәп булды. Объектны капиталь төзекләндерүгә һәм җиһазлауга 36 млн. сумнан артык акча бүленгән. Биредә капиталь ремонт төгәлләнгән диярлек, техник әзерлек 99 процент дәрәҗәсендә бәяләнә. Җиһазларның төп өлеше шулай ук урнаштырылган. Болар - интерактив панельләр, компьютерлар, ноутбуклар, МФУ, музыка җиһазлары һәм ашханә өчен җиһазлар, укучылар парталары һәм урындыклар. Хәзерге вакытта аларны җыю һәм урнаштыру эшләре бара.

- Ефремкино авылыннан һәм аңа якын урнашкан торак пунктлардан балалар 1 сентябрьдә ремонттан соң яңартылган матур мәктәпкә барачак. Якты коридорлар, уңайлы сыйныфлар, яңа җиһазлар, заманча спорт залы һәм ашханә - уку өчен кирәкле бөтен нәрсә. Тирә-юньне матурлыйсы гына калды, - диде Илшат Таҗетдинов.

Кырмыскалы авылының 2нче мәктәбендә ремонт эшләре тәмалануга бара. Аның буенча финанслау күләме 76 млн. сумнан артык. Хәзерге вакытта мәктәпнең техник әзерлеге 98 процент тирәсе. Актив фазада - яңа җиһазлар урнаштыру.

Эш сәфәре азагында вице-премьер Кырмыскалы дәваханәсенең йогышлы авырулар корпусын реконструкцияләү барышын карады, ул балалар поликлиникасы итеп үзгәртелде. Объектның гомум бәясе 342 млн. сумнан артык. Йогышлы авырулар корпусының төзелеп бетмәгән бинасын сүтеп, яңадан төзи башларга туры килгән. Киңәшмә йомгаклары буенча импортны алыштыру шартларында кирәкле медицина җиһазлары исемлегенә үзгәрешләр кертүне тәэмин итү, шулай ук эш темпларын тизләтү, шул исәптән төзелеш мәйданчыгында эшчеләрне 120 кешегә кадәр арттыру буенча йөкләмәләр бирелде.

- Кырмыскалы районында яшәүчеләр балалар поликлиникасы ачылуны түземсезлек белән көтә. Шуңа күрә без барлык йөкләмәләрне сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта башкарырга тиеш, - дип ассызыклады Илшат Таҗетдинов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас