+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нут борчагы гомерне озайта

Белгечләр озак яшәүчеләрнең нәрсә ашарга яратуын ачыклаган.

Нут борчагы гомерне озайта
Нут борчагы гомерне озайта
Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, озак яшәүчеләр-рекордсменнар еш кына һәркем өчен кулланырга мөмкин булган ризыклар файдалана икән. Шуларның берсе — фундук. Бу чикләвек баш миен ныгыта, Е һәм В6 витаминнарына бай.
Тулы бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар бик файдалы. Алар эчәклекнең сәламәтлеген саклый, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга һәм артериаль кан басымын нормальләштерергә булыша. Моннан тыш, андый ризыклар йөрәк авырулары булганда да файдалы.

Озын гомер бүләк итүче җимешләрнең берсе булып банан тора. Бу җимеш хәтерне ныгыта, ашкайнатуны яхшырта һәм хәтта организмны онкология авыруларыннан сакларга сәләтле.

Озак яшәүчеләр куллана торган азык-төлек арасында нут борчагы лидерлык позициясен били. Ул А, С, Е, К, шулай ук, В төркеме витаминнарына, фосфор, калий, кальций, тимер һәм магнийга бик бай. Нут күзәнәкләрне һәм тукымаларны тергезүне тизләтә.

Кара фасоль шулай ук озак яшәүгә ярдәм итә. Анда клетчатка, А, В2, В3, В6, В9 витаминнары, фолий кислотасы, кальций, фосфор, цинк һәм магний күп. Фасоль холестерин дәрәҗәсен киметергә, ашкайнату һәм эчәклек эшен яхшыртырга сәләтле.

 
 
Фото: mykaleidoscope.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: