Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Салават шәһәре дәваханәсе ике яңа видеоколоноскоп алды, дип хәбәр итәләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
"Эксплуатациягә кертелгәннән бирле белгечләр 500дән артык пациентны кабул иткән инде”, — дип ассызыклыйлар министрлыкта.
Яңа җиһазлар эндоскопия бүлегендә урнаштырылган. Видеоколоноскоплар эчәк авыруларын тикшерү һәм диагностикалау өчен эшләнгән. Алар заманча оптика белән җиһазландырылган, шуның ярдәмендә тикшерү сәләте яхшыртылган. Система эчәкнең иң катлаулы урыннарын да җиңел һәм тиз җентекләп карарга мөмкинлек бирә.
- “Сәламәтлек саклау“ гомумдәүләт проекты ярдәмендә безгә шундый яхшы җиһазлар кайтарылуына бик шатбыз. Безгә сурәтләрнең яхшы сыйфатлы булуы бик мөһим, һәм бу җиһаз белән ул искиткеч була. Яңа видеоколоноскопларда барысын да җентекләп карарга, шулай ук фотоларны сакларга һәм, пациентның патологиясе, ниндидер үзгәрешләр ачыкланса, башка белгечләргә җибәрергә мөмкин”, — ди Салават дәваханәсе табиб-эндоскописты Илүзә Халикова.