

2 августта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов Дуван һәм Мәчетле районнарына эш сәфәре барышында мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларында киңәшмәләр үткәрде. Аларны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» федераль программасын һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Башта вице-премьер хезмәттәшләре белән Дуван районының Рухтино авылында мәктәпне ремонтлау барышы турында фикер алышты. Объектны капиталь ремонтлауга һәм җиһазландыруга 56 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта биредә фасад эшләре бара, эчке бизәү, идәннәр төзелеше, вентиляция, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре урнаштырыла.
Мониторингның чираттагы объекты Мәсәгуть авылындагы Тимербай Йосыпов исемендәге Республика лицей-интернаты булды. Капиталь ремонт һәм җиһазландыруга финанслауның гомум күләме якынча 107 миллион сум тәшкил итә. Эш тәмамлау стадиясендә — түбә ремонтлана, тәрәзәләр монтажлана, суүткәргечләр урнаштырыла.
Аннары «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Республика лицей-интернаты янында төзелә торган балалар поликлиникасы мәйданчыгында киңәшмә үтте.
Эш сәфәре азагында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Мәчетле районының Кургат авылында мәктәп бинасын капиталь ремонтлау барышын тикшерде, аңа 23 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объектта түбә ремонтланган, җылыту урнаштырылган. Хәзер бизәү эшләре бара.
"Күчмә мониторинг күрсәткәнчә, барлык ремонтлана торган мәктәпләргә җиһазларның һәм мебельләрнең төп өлеше куелган. Шул ук вакытта заказчыларга подрядчылар белән бергә эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамлау буенча чаралар күрергә кирәк. 1 сентябрьдә балалар яңартылган мәктәпләргә барырга тиеш", — дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов.