+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалы хатыннарга кагылышлы яңа закон әзерләнгән

Аларга өстәмә акча бирмәкчеләрме?

Декреттагы хатын-кызларга читтән торып эшләүне рөхсәт итүче закон проекты әзерләнгән. Бу законны ЛДПР депутатлары тәкъдим иткән. Проект Хөкүмәткә җибәрелгән.

Яңа закон нигезендә декретта утырып та читтән торып эшләүче хатын-кызларга барлык түләүләр дә сакланырга тиеш булачак. ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий билгеләп үткәнчә, хәзер хатын-кызлар киләсе көнгә ышанычны, финанс тотрыклылыгын югалтмас өчен балаларны соңрак таба.

Бу закон проекты яшь хатыннарга хезмәт хакын, квалификацияләрен югалтмаска, өстәмә акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук, бу проект ярдәмендә "Демография" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларга ирешергә мөмкин булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас