– Программаны эшләтеп җибәрү этабында министрлык тарафыннан федераль реестрга кергән тәҗрибәле туроператорлар сайлап алынды, бу - проектта катнашуның мәҗбүри шартларының берсе. Башкортстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге белән берлектә сәяхәт маршрутлары эшләнде, аларны оештыруда методик ярдәм күрсәтелде һәм, әлбәттә, балаларның һәм аларның педагогларының теләкләре исәпкә алынды. Агымдагы елда Башкортстанга федераль бюджеттан - 188,7 млн сум, төбәк бюджетыннан 75,5 млн сум күбрәк акча бүлеп бирелде.
Проектта республиканың барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан 37 меңгә якын укучы катнашачак. Шуңа күрә без әлеге программаның туроператорлары санын да арттырдык, - дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Быел «Мәктәп туризмы» программасын гамәлгә ашыруга 21 туристик оешма җәлеп ителгән, шуларның сигезе икенче ел рәттән эшли.