

Компанияләр белән килешү төзелгән. Аларга 980 меңнән 3,5 млн сумга кадәр акча бүленгән.
Шулай итеп, ел ахырына кадәр Уфаның Агыйдел елгасында - "Тартугай" һәм "Затон", Илеш районында - "Груздев утары", Караидел районында - "Алма", Мәләвез районында "Нөгеш ярымутравы" ял базасы территориясендә, Әбҗәлил районының "Каеннар" ял йортындагы Банное күле ярындагы пляжлар төзекләндереләчәк һәм инфраструктуралар булдырылачак.
Павловка сусаклагычының "Лагуна" ял базасы комлыгында яңа балалар уен мәйданчыклары пәйда булачак.