+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшьләр өчен менә дигән парк булачак!

Быел гомумдәүләт проектлары кысаларында эш 123 объектта алып барыла, һәм 63 муниципалитетта шулкадәр үк объектлар киләсе елга билгеләнгән.

Яшьләр өчен менә дигән парк булачак!Яшьләр өчен менә дигән парк булачак!
Яшьләр өчен менә дигән парк булачак!

Әлшәй районы үзәгенең Яңавыл бистәсендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Бикеев һәм Булатов урамнары киселешендә урнашкан паркны төзекләндерү дәвам итәчәк.

Агымдагы елда биредә төп территориядә эшләр төгәлләнгән. Яңа бистәдә, нигездә, яшь гаиләләр яшәгәнлектән, парк актив ял итү өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән. Анда резина өслекле хәвефсез тренажер һәм балалар мәйданчыклары, таганнар, карусельләр, уен комплексы, яктырту һәм видеокүзәтү урнаштырылган. Территория металл койма белән әйләндереп алынган, яшелләндерелгән. Контрактның бәясе якынча 10,5 миллион сум тәшкил иткән.

Киләсе елда паркка универсаль спорт мәйданчыгы өстәләчәк. Бу объект халык арасында тавыш бирүдә җиңгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас