

Башкортстанда үзмәшгульләр саны, узган елның июлендәге белән чагыштырганда, 52,3 процентка арткан һәм 157,9 мең кешегә җиткән, дип хәбәр иттеләр республика Хөкүмәте матбугат хезмәтендә. Мондый югары күрсәткечләргә шул исәптән МСП ярдәме белән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә дә ирешелде.
- Республикада үзмәшгульләр институты актив үсештә. Айлык үсеш 4,6 меңнән артык кеше тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 21,1 процентка югарырак. Үз-үзләренә эшләүчеләр арасында иң популяр эшчәнлек төрләре төзелеш, үзе җитештергән продукцияне сату, пассажирлар ташу, чәчтарашханә һәм косметологик хезмәтләр булган, - ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның алты аеда үз-үзләренә эшләүчеләр республика бюджетына 197,1 миллион сум салым күчергән - үткән елдагы белән чагыштырганда, 1,6 тапкырга күбрәк.
Фото: bash.news