+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Караидел дәваханәсенең автопаркы яңартылды

Караидел районы үзәк район дәваханәсе "LADA NIVA TRAVEL" базасында өч яңа медицина автомобиле алды.

Караидел дәваханәсенең автопаркы яңартылдыКараидел дәваханәсенең автопаркы яңартылды
Караидел дәваханәсенең автопаркы яңартылды
Тагын 5 санитар автомобиль медицина учреждениесе автопаркын "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" төбәк проекты кысаларында тулыландырылды.

Алар халыкка шул исәптән барып җитү авыр булган җирләрдә һәм катлаулы юл шартларында медицина ярдәме күрсәтүгә исәпләнгән. Бер машина район үзәге поликлиникасына биреләчәк, ә калган икесе Әтнәш һәм Байкыбаш авыллары табибларына тапшырылачак.

Агымдагы ел ахырына кадәр тагын ике яңа машина алу планлаштырылган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас