+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салават дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

Салават шәһәре дәваханәсе ике яңа видеоколоноскоп алды.

Салават дәваханәсенә яңа җиһаз кайттыСалават дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты
Салават дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

Бу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Җиһаз сафка кертелгәннән бирле белгечләр 500дән артык пациентны кабул иткән.

Яңа техниканы эндоскопия бүлегендә урнаштырылган. Видеоколоноскоплар эчәк авыруларын тикшерү һәм диагностикалау өчен тәгаенләнгән.

- «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә безнең учреждениедә шундый яхшы җиһазлар барлыкка килүенә бик шатмын. Безгә рәсемнәрнең яхшы сыйфатлы булуы бик мөһим. Яңа видеоколоноскопларда барысын да җентекләп карарга, шулай ук фотоларны сакларга, ә пациентның патологиясе ачыкланган очракта башка белгечләргә җибәрергә мөмкин, - дип билгеләп үтте Салават дәваханәсе табибы Илүзә Халикова.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас