+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Торатау үзенә пенсионерларны да тарта!

Миякә районының 38 пенсионеры өчен Торатау шиханы – Стәрлетамак маршруты буенча сәяхәт оештырылган.

Торатау үзенә пенсионерларны да тарта!Торатау үзенә пенсионерларны да тарта!
Торатау үзенә пенсионерларны да тарта!
Торатау – җирдәге иң борынгы тауларның берсе, аңа якынча 285 миллион ел. Тауда ташка әйләнгән борынгы флора һәм фауна эзләре белән танышырга мөмкин.

Биредә үсемлекләрнең 400гә якын төре сакланган һәм 400дән артык төрдәге кыргый бөҗәк, җәнлек һәм хайван яши. Торатау шиханы – туристларның иң яраткан урыннарының берсе. Биредә экскурсия вакытында экскурсантлар умартачылык тарихы, башкорт токымлы умарта корты белән танышты. Шулай ук алар өчен җәядән ук ату буенча осталык дәресе үткәрелгән.

Аннары Стәрлетамакның тарихи өлеше буенча җәяүле экскурсия булган. Әлеге сәяхәт “Демография” һәм “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектлары буенча оештырылган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас