+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сербия кибетләрендә Башкортстанда җитештерелгән акмай булачак

Әлеге бу илгә 19 тонна акмай озатылды.

Сербия кибетләрендә Башкортстанда җитештерелгән акмай булачакСербия кибетләрендә Башкортстанда җитештерелгән акмай булачак
Сербия кибетләрендә Башкортстанда җитештерелгән акмай булачак

19 тонна акмайның беренче партиясе Башкортстаннан Сербиягә озатылды. Экспорт чарасы агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүне арттыру буенча "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектының бер күрсәткече булып тора, дип хәбәр иттеләр төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Продукцияне Бәләбәй сөт комбинаты экспортлаган. "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә предприятиенең экспортлаучылар базасында - «Цербер» мәгълүмат системасы реестрында торуын билгеләп үттеләр.

Акмай әзерләнгән чимал ветеринария-санитария экспертизасын һәм лаборатория тикшеренүләрен узган. Ул Сербия Республикасының барлык таләпләренә тулысынча туры килә. Продукция төяп җибәрү алдыннан да җентекле тикшерелде.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас