+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Укучыларга менә дигән бүләк бу!

Яңа уку елында уңышлар сезгә, укучылар!

Укучыларга менә дигән бүләк бу!Укучыларга менә дигән бүләк бу!
Укучыларга менә дигән бүләк бу!

Калтасы районының Түбән Качмаш урта мәктәбендә комиссия капиталь ремонттан соң спорт залын кабул итте. Мәктәпне «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында модернизацияләгәннәр.

Төзүчеләр яңа уку елы башланганчы төзелеш эшләрен тәмамлады. Спорт залында түшәмне, идәннәрне һәм стеналарны яңарттылар, тәрәзә һәм ишек блокларын, электр чыбыкларын һәм эчке җылыту системасын алмаштырдылар.

- Спорт залы танымаслык булып үзгәрде. Ышанам, заманча уңайлы шартларда дәресләр безнең балаларга яңа спорт үрләрен яуларга мөмкинлек бирәчәк, - ди мәктәп диреторы Алена Семанаева.

Республика "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Мәгарифне үстерү" программасында 2014 елдан бирле катнаша. Бу Башкортстанга федераль бюджеттан 319 миллион сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Тагын 68 миллион сум төбәк бюджетыннан бүленгән, ә сумманың бер өлешен муниципалитетлар да өстәгән. Нәтиҗәдә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 503 спорт залы ремонтланды, 38 мәктәптә аудитория спорт заллары итеп үзгәртелде, 503 корылма спорт җиһазлары белән җиһазланды һәм 244 спорт клубы төзелде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас